Берлин декларациясе кабул ителде

Берлинда бүген Европа Берлегенең 50 еллыгы турында декларация кабул ителде. 1957 елның 25 мартында кабул ителгән Рим килешүе – Берлеккә нигез салган документ булды. Берлин декларациясендә 27 дәүләт кергән Берлекнең 50 ел эчендәге уңышлары һәм җитешсезлекләре телгә алынган, яңа конституция 2009 елга кадәр кабул ителергә тиеш, диелгән.