АКШ Сенатында сугышка акча бүлү кануны тикшерелә

АКШ Сенатында бүген сугышка акча бүлү турында канун өлгесе тикшерелә. Кабул ителәчәк канун өлгесендә АКШ гаскәрләрен Гыйрактан 1 ел эчендә чыгару таләбе булырга мөмкин. Күпчелекне демократлар тәшкил иткән Вәкилләр пулатында җомга көнне кабул ителгән канун өлгесендә Гыйрак һәм Әфганстандагы сугышларга акча бүлү каралган, әмма Гыйрактан АКШ гаскәрләре 2008 елның 31 августына кадәр чыгарга тиеш диелгән. Конгресс андый канунны кабул итсә, президент Джордж Буш аңа вето салачагын белдерде.