Иран Бушер төзелеше өчен Русиә ширкәтенә түләүне яңартты

Русиянең Иранда беренче атом електр стансиясе төзүче ширкәте Атомстройэкспорт Тәһран бу айда түләүләр кичектерелелү сәбәпле төзелеш туктатылганнан соң беренче мәртәбә Бушер төзелеше өчен акча күчерде дип белдерә. Шул ук вакытта Атомстройэхпорт әлегә төзелеш өчен тиешле акчаларның аз өлеше генә килде ди. Иран исә тиешле барлык акчалар да түләнде дип белдерә.