Гыйракта 100-дән артык кеше үтерелде

Гыйракның төньягындагы Тал Афар шәһәренең шыгый өлешендә машиналарга куелган шартлаткычлар 55-ләп кешене үтерде. Берничә сәгаттән шәһәрнең сөнни өлешендә кораллы кешеләрнең кимендә 50 кешене атып үтерүе турында хәбәрләр килде. Рәсмиләр әйтүенчә, Гыйрак армиясе шәһәрдә комендант сәгате игълан иткән.