Сөннәт СПИДтан сакланырга ярдәм итә

БМОның сәламәтлек идарәләре ир-атларга ВИЧ инфекциясенең таралуына каршы чара буларак сөннәтләүне тәкъдим итте. Дөнья сәламәтлек оешмасы һәм БМОның СПИДка каршы идарәсе сөннәт киң таралган очракта миллионнарча кешенең тормышын сакларга ярдәм итәчәк дип белдерде. Шул ук вакытта алар сөннәт СПИДтан сакланырга өлешчә генә ярдәм итә ала, шуңа күрә башка саклану чараларын да кулланырга кирәк дип кисәтә.