Гыйракта гыйсъянчылар тагын хлорин газы белән һөҗүм оештырды

Гыйрактагы АКШ хәрбиләре әйтүенчә, Фәллүҗә шәһәрендә җирле хөкүмәт бинасы янында сугышчылар хлорин газы төягән 2 машина шартлатып Гыйрак һәм АКШ иминлек көчләренеŋ 15 хезмәткәрен яралаган. Хлорин газыннан агуланганнарга табиблар ярдәм күрсәтә. Гыйрактагы гыйсъянчылар үз һөҗүмнәрендә химик бомбаларны, бигрәк тә хлорин газын еш куллана.