Иран Британияне 15 британияленең Иран суларында тоткарлануын танырга чакыра

Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттаки Британия Иранның 15 британ диңгезчесен Фарсы култыгының Иран өлешендә кулга алганлыгын танырша тиеш диде. Аңа кәдәр Иран телевидениесе тоткарланган кайбер британиялеләрнең, шул исәптән төркемдәге бердән-бер хатын кызның узган атнада диңгезнең Иран өлешенә кергәнлекләрен тануын күрсәтте. Британия саклану министры Дес Броуне бу видеоны хөкем итеп чыкты.