Гыйракта полиция 70-ләп сөннине үтергән

Гыйрак эчке эшләр министры Тал Афар шәһәрендә тыныч халыкны полиция атканлыгы турындагы хәбәрләрне раслады. Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәликинең бу хәлне тикшерергә кушканлыгы турында хәбәр ителә. Сишәмбе көнне Гыйрак полициясе Тал Афарда 70-ләп сөннине атып үтерде. Бу шул ук көнне шәһәрнең шыгый өлешендә шартлавлар нәтиҗәсендә 55 шыгыйның үлеме өчен үч алу булырга охшый.