Британия министрлары көтелмәгәндә Әфганстанга килде

Бүген көтелмәгәндә Британиянең саклану министры Дес Броун белән финанс министры Гордон Броун Әфганстанның көньягына килде. Гордон берничә айдан Британия премьер-министры Тони Блэр урынына килер дип көтелә. Алар Әфганстандагы британ хәрби җитәкчеләре һәм җирле сәяси җитәкчеләр белән очраша. Февраль аенда Британия Әфганстандагы хәрбиләре санын тагын бер чиреккә арттырачагын белдергән иде.