Русия хәрби мәхкамәсе шпионлыкта гаепләнүчене 12 ел төрмәгә хөкем итте

Русия хәрби мәхкамәсе армия полковнигы Валентин Шабатуровны игълан ителмәгән бер Европа дәүләте өчен күзләү эшләре алып баруда гаепләп 12 еллык төрмә җәзасына хөкем итте. Шабатуров 1999-2006 елларда күзләү эшләре өчен 100 мең доллар алуда гаепләнде. Ул узган елның март аенда Мәскәү һава аланында кулга алынды. Мәхкамә Шабатуров гаебен таныды һәм үкенде, шуңа күрә аңа мөмкин булган иң кечкенә җәза билгеләнде диде.