Русиядә берничә каршылык чарасы үтте

Мәскәүдә коммунистлар һәм сулчы хәрәкәтләр, социал гаделсезлеккә каршы җиеын үткәрде. Мәскәүнең театр мәйданында 3 меңләп кеше җыелды. “Азатлык” хәбәрчесе әйткәнчә, митингта күтәрелгән шигарләрдә, ярлылык белән көрәш, пенсиәләрне арттыру һәм коммуналь түләүләрне киметү таләпләре куелган иде. Коммунистлар тарафыннан оештырылган урам җыены бүген Уфада да үтте. Анда да социаль таләпләр куелды.