Соломон утравларында сунами меңнәрчә кешене йортсыз калдырды

8-нче дәрәҗәдәге көчле җир тетрәү нәтиҗәсендәге цунамидан соң Австралиядән төньяк-көнчыгыштагы Соломон утравларында меңнәрчә кешенең йортсыз калуы турында хәбәр ителә. Дүшәмбе көнне булган җир тетрәү һәм цунами кимендә 20 кешене үтергән. Соломон рәсмиләре әйтүенчә, цунами 900-дән артык йортны җимергән, 5 меңләп кеше йортсыз калган.