Әфгaнстанның төньягында көчле җир тетрәү булды

Азатлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, 6.2 дәрәҗәдәге җир тетрәүдән иң зур зыян Бадакшан виләятенә килгән. Җирле хакимиятләр әйтүенчә, соңгы арадагы су басулар, кар ишелүләр Бадахшанда йөзләрчә йортны җимергән, кимендә 21 кешене үтергән, 30-ны яралаган. Узган 2 атнада Әфгaнстан, Пакстан һәм Таҗикстанда су басу, кар ишелүләргән 150-ләп кеше һәлак булды.