Косово парламенты Косовога чикләнгән бәйсезлек бирү планын хуплады

Сербиядән аерылырга теләүче Косово парламенты Косовога халыкара күзәтү астында чикләнгән бәйсезлек бирү турындагы БМО планын зур күпчелек белән хуплады. Бу план БМО Иминлек Шурасында расланганнан соң гамәлгә керә. Сербия аңа каршы чыга. 2004 елда Косоводагы серб азчылыгына каршы көч кулланулардан соң Косово парламенты эшендә Серб депутатлар катнашмый.