Гыйракта шартлау 25 кешене үтерде

Гыйракның Рамади шәһәрендә машинага куелган бомба шартлап агулы хлорин газы таралды, кимендә 25 кешене үтерде, 30-ны яралады Рамади сөнни гыйсьянчылар һәм әл-Каидә әгъзалары оясы санала. Гыйракның үзәгендәге Дивания шәһәрендә Гыйрак, АКШ көчләре белән кораллы кешеләр арасында каты бәрелешләр булуы турында хәбәр ителә.