Ченей Вәкилләр Пулаты рәисенең Сүрия сәфәрен тәнкыйтли

АКШ вице-президенты Дик Ченей Вәкилләр Пулаты рәисе Ненси Пелосиның бу атнадагы Сүрия сәфәрен тәнкыйтләп чыкты. Оппозициядәге демократлар вәкиле Пелоси Сүрия президенты Бәшәр әл-Әссәт белән очрашуда аңа Израилнең Сүрия белән тынычлык сөйләшүләренә әзер булуын белдергәнлеге турында әйтте. Әмма соңрак Израиль премьер-министры Эһүд Олмерт идарәсе андый сөйләшүләр бары тик Сүрия террорчы төркемнәргә ярдәмен туктатканнан соң гына була ала дип белдерде. Ченей Олмертның Пелосига андый белдерү ясарга вәкаләт бирмәгәнлеге ачык диде.