Христианнар Гайсә Мәсихнең үледән терелү көнен бәйрәм итә

Бу көннәрдә Русиядән Римга кадәр миллионнарча христиан Гайсә Мәсихнең үледән терелү көнен бәйрәм итә. Рим папасы Бенедикт XVI бүгенге гыйбадәтендә дөньяның төрле урыннарында хокуклары бозылган хатын-кызларның хәле яхшыруны теләде.