Әфганстанның көньягында бомба шартлавдан НАТО көчләрендә хезмәт итүче 6 Канада солдаты, башка бер бәрелештә тагын бер НАТО хәрбие һәлак булды.
Канада рәсмиләре әйтүенчә, якшәмбе көнне Кандаһар янында юлга куелган бомба шартлавдан 6 хәрби һәлак булган һәм тагын 2 Канада хәрбие яраланган.
Бу быел НАТО хәрбиләренә каршы иң күп корбан китергән һөҗүм диелә.