Башкортстан атрибутлары Русия дәүләт атрибутлары белән тигез кулланылачак

Русия атрибутлары турында кануннар яңартылу белән җирле кануннарны да карау мәсъәләсе туды. Бу турыда Башкортстан парламенты комитеты рәисе Зөфәр Еникеев белдерде. Ул Башкортстан атрибутларының дәүләт атрибутлары кебек үк тигез кулланылачагын әйтте. Депутат шулай ук җирле референдумнар турындагы яңа канун белән дә таныштырды. Анда авыл, район һәм башка җирле идарә дәрәҗәләреннән башлап референдумнар үткәрү тәртибе турында сүз бара.