Багдадта интихарчы күпер шартлатып 10 кешене үтерде

Гыйрак башкаласында бер күпердә интихарчы бомба шартлатып кимендә 10 кешене үтерде, 25 кешене яралады. Күпер өлешчә җимерелеп машиналар Тигрис елгасына төште. Шартлау иртән хәрәкәт күп булган вакытта Багдадтның ике төньяк районын тоташтыручы әс-Сарафиа күперендә булды.