Җәзәирдәге шартлаулар корбаннары 33-кә җитте

Җәзәир эчке эшләр министрлыгы кичәге шартлаулар корбаннары саны кимендә 33-кә җитте дип белдерде. Хөкүмәт бинасы һәм полиция станциясе яннарында бомбалы 2 машина шартлатудан тагын 220 кеше яраланды. Интернетка чыгарылган игъланда Исламчы Мәгърибтәге әл-Каидә Оешмасы бу шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.