Иран журналисты илнең рухи юлбашчысына каршы ачык хат белән чыкты

Күренекле Иран журналисты Әхмәт Зайдабади Иранның югары рухи юлбашчысы Али Хаменеигә ни өчен югары рухи юлбашчының гамәлләрен һәм карарларын тәнкитләү тыела дигән ачык хат юллады. Зайбадади Хаменеидән шулай ук нигә иранлылар атом мәсьәләсенә карата сезнең фикерне уртаклашырга тиеш дип сорый. Журналист тагын бу мәсьәләдә сыгылмалылык тарафдарларының ил дошманнары итеп сүрәтләнүенә кызганыч белдерә.