Кытай 2008 Олимпия уеннарына билетлар сата башлады

Халыкка 7 милионнан артык билет тәкдим ителәчәк. Сатуны оештыру комитеты башлагы Ронг Юн, билетлар сату гадел һәм ачык булачак, дип белдерде. Комитет 140 миллион доллар чамасы табышка өмет итә. Билетларның 75% Кытайда сатылачак, аларнаң бәясе 13 доллардан да арзанрак.