Европа Комиссиясе Украинада бер якны да якламый

Европа Комиссиясе президенты Жосе Мануэль Баррозо, Бруссель Украинадагы сәяси низакта бер тарафны да якламаячак, дип белдерде һәм якларны килешергә чакырды. Баррозо бүген Брусселдә сәфәрдә булган Украина президенты Виктор Юченко белән сөйләште: "Мин президент Юченкога, низакны чишү юлларын табуны, демократия һәм канун хакимиятен хөрмәт итүне сорап мөрәҗәгать иттем." Ющенко, үз чиратында килеп туган вазгыятне демократик юллар белән чишергә вәгъдә итте, көч кулланырга җыенмавын белдерде. Аның көндәше, Украина премьер-министры Виктор Янукович бүген Страсбургта. Сәяси низак турында ул Европа Шурасының парламент мәҗлесенә мөрәҗәгать итте. Янукович Украинада ватандашлар низагы һәм тирән иктисадый кризис куркынычы турында белдерде. 2 апрель көнне президент Ющенко парламентны тарату һәм вакытыннан алда яңа сайлаулар уздыру турында фәрманга кул куйды. Янукович фәрманны канунсыз дип атап аны үтәүдән баш тартты. Премьер-министр һәм аның тарафдарлары президент карарының кануныйлыгын тикшерүне сорап Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмәдә утырыш бүген башланды.