яңалыклар Грозныйда кораллы кешеләр 6 милитция хезмәткәрен яралады 19 апрель 2007 Чечнә эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, чәршәмбе көне Грозный читендәге тикшерү капкасына кораллы кешеләр һөҗүм итеп 6 милитция хезмәткәрен яралаган. Һөҗүм итүчеләрнең кем булуы әйтелми.