Гәззә Американ мәктәбендә шартлаулар булды

Бүген иртән, Гәззә шәһәр кырыендагы махсус Американ мәктәбенә, битлек кигән бер кораллы кеше кереп бинаны шартлаткан. Мәктәпкә зиян килгән, җәрәһәт алучылар булмаган. Шул ук вакытта Көнбатыш Ярның тәньягында бер авылда Израил гаскәрләре бер фәлестинлене үтергән. Израил гаскәрләре, һөҗүм, бер сугышчыны езләгән вакытта булды, дип хәбәр итте.