Әфганстанда шартлауда 6 кеше һәлак булды

Әфганстанда шартлауда 6 кеше һәлак булды, 10сы яраланды. Шартлаулар илнең көнчыгышындагы Хост шәһәрендә булды. Бер бомба базарда кесә телефоннары сатучы кибеттә шартлады, бер сәгать соңырак, интихарчы полиция янында үз үзен шартлатты.