Азатлык хәбәрчеләре Төркмәнстанда эзәрлекләнә

Ашгабат – Азат Европа/Азатлык радиосының Төркмәнстандагы хәбәрчеләрен эзәрлекләү көчәя. Радиобызның төркмән бүлеге белдерүенчә, соңгы көннәрдә хәбәрчеләрнең бар телефоннары өзелгән, махсус хезмәтләр аларны даими күзәтеп йөри, гаилә әгъзаларына янаулар килә.