Иран Гыйрак конференциясендә катнашачак

Тәһран – Иран киләсе атнада Гыйракның иминлегенә багышланган халыкара конференциядә катнашачагын белдерде. Бүген Тәһраннан килгән хәбәргә караганда, 3-4 май көннәрендә Мысырда үтәчәк чарага Иранның тышкы эшләр министры Манучер Моттакый барачак.

Иранның бу конференциядә катнашуы әһәмияткә ия: Тәһран Гыйрактагы шигыйләргә корал һәм күнегүләр белән ярдәм итә, дигән шикләр бар. Моннан тыш, чара кысаларында Моттакыйның Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән очрашу ихтималы бар.