Гыйрактагы АКШ хәрбиләре әл-Каидәнең Гыйрактагы бер югары җитәкчесен үтерүләре турында белдерә.
АКШ хәрбиләре сүзчесе Генерал Майор Уиллиам Калдуил Гыйрактагы әл-Каидәнең мәгълүмәт министры дип аталган Муһариб Габдел Латыйф әл-Җүбүри дүшәмбе көнне Багдадның төньягында үтерелде диде.
Әл-Җүбүри 2006 елда Гыйракта американнарны һәм башка чит ил кешеләрен тотык итеп алуларга һәм үтерүләргә бәйле булган диелә.