Чехия белән Польшада АКШның ракета калканы турында сөйләшүләр бу айда башлана

Европада АКШның ракета калканын урнаштыру турында Польша һәм Чехия белән рәсми сөйләшүләр бу айда башланачак. Бу хакта АКШ конгрессының вәкилләр пулаты каршында дәүләт секретаренең халыкара иминлек мәсьәләләрендәге урынбасары Җон Руд белдерде. Польша һәм Чехиядә ракета калканы урнаштыруга Русия кискен каршы чыга, Мәскәү аны үзенең иминлегенә яный дип саный.