Әфганстанда 2 айда Талибан белән бәрелешләрдә 100 полиция хезмәткәре үтерелгән

Әфганстан эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, узган 2 айда Талибан белән бәрелешләрдә бер йөздән артык полиция хезмәткәре һәлак булган. Министрлык сүзчесе Земарай Бәшәри иң күп үтерүләр көньякта һәм көнчыгышта булды ди. Бу Талибан гыйсъянчылары ин нык каршылык күрсәткән төбәкләр.