АКШ белән Чехия ракета калканы турында сөйләшүләр башлый

Пәнҗешәмбе көнне АКШ һәм Чехия хөкүмәтләре Прага янында АКШ ракета калканының кайбер өлешләрен урнаштыру турында сөйләшүләр башлый. Чехия саклану министрлыгы әйтүенчә 2 көн дәвам итәчәк бу сөйләшүләрдә сүз АКШ ныгытмасының һәм анда эшләүчеләрнең хокукый статусы турында барачак.