АКШ генералы Әфганстанда тыныч халыкның үтерелүен таныды

Әфганстандагы АКШ генералы Дан МакНейл Әфганстанның көньягында АКШ көчләре белән Талибан арасындагы бәрелешләрдә тыныч халыкның һәлак булуын таныды. МакНейл Һелманд виләятенең Сангин районында 8 Май көнне булган бәрелешне Әфган-АКШ уртак төркеме тикшерә диде. Һелманд виләяте башлыгы Асадулла Вафа бер авылда Талибан сугышчылары сыенган йортларга НАТО очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә 21 тыныч әфганлы, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды дигән иде.