Чейни: АКШ эшне бетермичә Гыйрактан китмиячәк

АКШ вице-Президенты Дик Чейни, Фарси култыгындагы американ хәрби карабында дингезчеләр алдында чыгыш ясаганда, АКШ җитәкчелегенең Гыйрак сугышын дәвам итәргә җыенуы турында белдерде : “Гыйрактагы вазифабызны үтәр өчен без бөтен булган мөмкинлекләрне кулланырбыз. Мин сезнең белеп торугызны телим, американнар Гыйрактан чыгу сәясәтен якламый. Без эшебезне тәмамларга һәм аннан соң, горурлык белән өйгә кайтырга телибез”.