Измир каласында шартлау булды

Измир каласында җирле базарда булган шартлауда кимендә 15 кеше яраланды, аларның икесе – авыр хәлдә. Зыяан күрүчеләрнең күбесе - базарда эшләүче кешеләр. Чит ил турыстлары арасында яраланучылар бармы, юкмы , бу хакта полициянең мәгълүматы юк. Тәртип саклаучыларның әйтүенә караганда, шартлаткыч велосипед яки мопедка куйеган булган. Измир шәһәр башлыгы, бу шартлауның исламчы фиркә вәкиленең президент итеп сайлану ихтималлыгына каршы һәм якшәмбегә планлаштырылган урам җыены белән бәйле булу мөмкинлеген кире кага.