Әфганстанда 55 Талибан сугышчысы үтерелде

Әфганстандагы әфган һәм халыкара көчләр илнең көньягында Пакстан чиге буендагы Пактия виләятендә шимбә көнне 2 хәрби операция үткәреп Талибан сугышчысы дип шикләнелгән 55 кешене үтерде. Ул чарада 1 полиция хезмәткәре дә һәлак булган. Бүген Нангарар виләятендә полиция машинасы юлга куелган бомбага юлыгып шартлаудан бер полиция хезмәткәре үлде.