Гыйрак Ислам Дәүләте сугышчан төркеме АКШ хәрбиләрен тотык итеп алуын белдерә

Гыйрактагы әл-Каидәгә бәйле Гыйрак Ислам Дәүләте төркеме кичә Багдадтан көньяктагы Мәхмүдия шәһәрендә АКШ хәрбиләрен тотык итеп алганлыгын белдерде. Кичә андагы һөҗүм нәтиҗәсендә 4 АКШ хәрбие һәм аларның гыйраклы тәрҗемәчесе үтерелде, 3 хәрби югалды. АКШ хәрбиләре югалган 3 солдатны эзләүләрен белдерә. Гыйрак Ислам Дәүләте төркеме интернет сәхифәсендә санын әйтми генә, АКШ хәрбиләрен тотык итеп алганлыгын игълан итте. Әмма бу белдерүнең дөрес булуын раславчы дәлилләр китерелмәде.