Дагстанда 3 сугышчы үтерелде

Дагстан милициясе бер бинага сыенган сугышчылар төркеме белән атышуын һәм кимендә 3 сугышчыны үтерүен белдерде. Дагстан эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Анжела Мартиросова әйтүенчә, атышлар шимбә кичендә башланып бүген иртән генә тукталган.