Гыйракта яңа корбаннар

Багдад – Гыйракта Дания хәрбиләренең хәрби машинасы минада шартлау нәтиҗәсендә бер Дания хәрбие һәләк булган, 5-е яраланган.

Багдад һәм аның тирәсендә булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә бүген кимендә 8 кеше һәләк булган, шул исәптән полиция хезмәткәрләре.

Франс пресс агентлыгы хәбәренә караганда, Багдадтан төньякка таба, ике американ хәрбие минада шартлап үлгән. Американ җитәкчеләре әлегә бу хәбәрне расламады.