Чәчү соңлый

Башкортстанда яңгырлар коя. Шул сәбәпле язгы чәчү эшләре өч атнага соңлаган. Бу турыда республиканың авыл хуҗалыгы министры Шамил Вахитов белдерде. Аның сүзләренә караганда, соңгы чорда бу кадәр соңлау очрагы булмаган. Һава торышын күзәтү хезмәте алдагы ун көндә үзгәрешләр булмаячак дип хәбәр итә.