“Салаватнефтеоргсинтез” яңа кулга күчте

“Газпром” “Салаватнефтеоргсинтез”ның идарә итәр дәрәҗәдә кыйммәтле кәгазьләрен алды. Ул 54% тәшкил итә. “Газпром” киләчәктә “Салаватнефтеоргсинтез”ны тулысынча йотарга җыена. Бу алыш-бирешнең хакы билгесез. Моның өчен “Газпром” үзенең кыйммәтле кәгазьләре белән түли һәм республикага газ бирү күләмен дә арттырачак.