Барадей: Иранның атом корылмалары әйбәт эшли

Вашингтон -- Иранның 1300 уран баету центрифугалары көтелгәннәң дә әйбәтрәк эшли. Халыкара Атом Энергия Идәрәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадейның бу сүзләрен бүген АКШның New York Times гәзите бастырып чыкты. Соңгы тикшеренүләр Иранның Натанц атом ширкәтендә үткәрелгән. Шуның нәтиҗәсендә әзерләнгән хисап киләсе атна БМОның иминлек шурасына тапшырылачак.