яңалыклар Саркози премьерны билгеләде 17 май 2007 Париж -- Франция президенты Николя Саркози уң канат вәкиле Франсуа Филлонны премьер итеп билгеләде. Халык Хәрәкәте Берлеге сенаторы Филлон сайлау алды ярышы вакытында Саркозига ярдәм итте. Пенсия реформалары өлкәсендә аның зур тәҗрибәсе бар.