Назарбаев гомерлек президент була ала

Астана – Казахстан парламенты бүген Конституциягә яңа үзгәреш кабул итте. Бу үзгәрешкә күрә, илнең беренче президенты Нурсолтан Назарабев чиксез күләмдә президент булып сайлана алачак. Назарбаевның хәзерге, 2нче мөддәте 2012 елда тәмамлана.