Үзәк һәм Көнчыгыш Европа президентлары Косово турында уртак фикергә килмәде

Чехиянең Брно шәһәрендә 15 Үзәк һәм Көнчыгыш Европа иленең президентлары очрашуы тәмамланды. Очрашуны җитәкләгән чех президенты Васлав Клаус төбәктәге иң зур мәсьәлә Косово киләчәгенең билгесезлеге диде. БМО хисабында Косовога халыкара күзәтү астында бәйсезлек бирү тәкъдим ителгән иде. Шимбәдәге саммитта катнашкан президентлар бу турыда уртак фикергә килә алмады.