Пакстанның Әфганстан белән чиктәш өлешендә юлга куелган бомба шартлаудан 2 пакстан солдаты үлде, кимендә бишәү яраланды.
Әлегә моның өчен берәү дә үз өстенә җаваплылык алмады.
Бу төбәк Талибан һәм әл-Каидә сугышчыларының таянычы санала.
Әфганстандагы НАТО көчләре илнең көньягында гыйсъянчылар белән атышларда шимбә көнне бер НАТО солдатының һәлак булуын белдерде.