Мәскәү милициясе гей парад таләп итүчеләрне тоткарлады

Русия башкаласында гей парад үткәрү рөхсәтен таләп итүче демонстрациячеләрне милиция тоткарлады. Милиция Мәскәү шәһәр башлыгы Юрий Лужковка гей парад үткәрү тыюын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать тапшырырга теләгән 20-ләп демонстрациячене һәм парадны оештыручы Николай Алексеевны тоткарлады. Тоткарланганнар арасында Британияле гейлар хокукларын яклаучы Петер Татчелл, Германия парламенты әгъзасы Фолкер Бек һәм Европа Парламентындагы Италия вәкиле Марко Каппато да бар. Бек "Без президент Путиннан Русия ватандашлары хокукларын, аларның тыныч юл белән җәмәгатчелеккә ни теләсәләр шуны әйтү хокукын хөрмәт итүне сорадык. Һәм без чыннан да Русия Федерациясендә бу хокукларның хөрмәт ителмәвен тәнкыйтлибез" диде. Милләтчеләр һәм үтә православлар һомосексуаллар золым, һомосексуалларга үлем дип аларга каршы шигарләр белән чыкты.