Фәлестин сугышчылары Израильнең көньягындагы Сдерот шәһәренә ракеталар атып бер цивилне үтерде, кимендә 2 кешене яралады.
Узган төндә Израиль Гыйззә Сызыгында Хәмас һәдәфләрен утка тоткан иде.
15 майдан бирле Гыйззәдәге сугышчылар, Фәлестин президенты Мәхмүт Габбасның тыелырга чакыруына карамастан, Израильгә 220-дән артык ракета атты.
Израиль премьер-министры Эһүд Олмерт Израил Хәмаска каршы үч алу һөҗүмнәрен дәвам итәчәк, берәү дә имин була алмый диде.