яңалыклар Перес президентлыкка дәгва итәчәк 30 май 2007 Иерусалем – Израильнең вице-премиеры 83 яшлек Шимон Перес президентлыкка дәгва итәчәген белдерде. Хакимияттәге Кадимә фиркәсе аны яклап чыкты. Израильдә президентны парламент сайлый. Сайлаулар 13 июндә үтәчәк.